news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер ир-ат ау мылтыгыннан авылдагы өч кешене атып үтергән

Соңрак аның мәетен урманда табып алганнар.

news_top
Бер ир-ат ау мылтыгыннан авылдагы өч кешене атып үтергән
Адыгея республикасында бер ир-ат өч кешене атып үтергән. Шуннан соң үзенә-үзе кул салган. Бу турыда Адыгея буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

20 июль кичендә 55 яшьлек ир-ат үз фатирында ау мылтыгыннан 50 яшьлек хатынны, 49 яшьлек ир-атны атып үтергән. Шуннан соң ул авыл читендәге карьерларга барып, 23 яшьлек кызны аткан. Шунда ук 28 яшьлек егетне яралаган.

Берникадәр вакыттан бу ирнең үзенең дә мәетен урман полосасында табып алганнар. Бу гамәлне эшләү өчен нәрсә сәбәп булганын ачыклау эшләре бара. Тикшерүчеләр эшли, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар