news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер ир-ат 17 ел буена эчендә тимер энә булуын белмәгән

Николай 2002 елдан бирле авырый, аңа гастрит, панкреатит һәм башка диагнозлар куеп карыйлар.

news_top
Бер ир-ат 17 ел буена эчендә тимер энә булуын белмәгән
https://pixabay.com/

Чабаксар шәһәрендә яшәүче Николай исемле ир-ат 17 ел буена эче авыртудан интеккән. Аңа табиблар дөрес диагноз куя алмаган. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте.

17 ел элек сукыр эчәгенә операция ясаганда табиблар бу ир-атның эчендә энә онытып калдырган.

Николай 2002 елдан бирле авырый, аңа гастрит, панкреатит һәм башка диагнозлар куеп карыйлар. Ләкин беркем дә рентгенга җибәрми. 17 елдан соң рентген ясагач, корсак эчендә кәкре энә булуы ачыклана. Николай үз күзләренә үзе ышанмый.

Энәне экстрен рәвештә алалар. Юристлар фикеренчә, табиблар хатасын исбатлау мөмкин булмаячак.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар