Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер ир-ат 12 яшьлек ике кызны берьюлы көчләгән

Җинаятьче йөрәге авырта дип алдап, балалардан ярдәм сорый. Кызларны кеше йөрми торган урынга алып китә.

news_top_970_100
Бер ир-ат 12 яшьлек ике кызны берьюлы көчләгән

Иркутск өлкәсенең Хомутово авылында 19 октябрьдә көндез бер ир-ат 12 яшьлек ике кызны көчләгән. Җинаятьче йөрәге авырта дип алдап, ике баланы кеше йөрми торган урынга алып киткән. Шунда ул ике кызны да көчләгән. Корбаннарын пычак белән куркытып торган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетына сылтама белән "Вести" каналы хәбәр итте.

Балаларны көчләгәч, җинаятьче кача. Аның урманда яшәве ачыклана. Берничә көннән бу ир-ат ашарга эзләп авылга килә. Аны азык-төлек кибетендә күреп алалар.

Биредә яшәүче ике кеше көчләүдә шикләнелүчене танып ала. Аны туктатып, полиция килгәнче тотып торалар. «Ул каршы килмәде. Йөрәге авырта дип зарланды», — дип сөйләгән аны тоткарлаган ир-ат.

Хокук саклау органнары бу кешенең шәхесен ачыклый. Бу ир ике баланы көчләгән өчен эзләнә торган 51 яшьлек кеше булып чыга.

Сорау алганда, ул үз гаебен таный. Бу кешенең узган язда гына төрмәдән чыгуы ачыклана. Аны шундый ук җинаять өчен хөкем иткән булганнар.

>

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100