Бер ир, алимент буенча 118 миллион сум бурыч җыеп, Россия "рекорды" куйган
RT язуынча, Мәскәүдә яшәүче 50 яшьлек ирнең хатынына һәм дүрт баласына 118 миллион сум бурычы бар.
Аның исеме хәбәр ителми, В. дип кенә бирелә. Ир үз теләге белән алиментларын түләргә теләми. Суд приставлары аңа карата барлык чараларны күргән, диелә суд приставлары сайтында.Татарстанда 20 мең кешенең алимент буенча 3 миллиард сум бурычы бар. Алиментлары күп булган кешеләрнең фотоларын урамнардагы плакатларга урнаштыру идеясе карала.