Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер ир «аерылышу хөрмәтенә» хатынының машинасын җимереп ташлаган - видео

Машинаны вата башлаганчы, ир хатынына «бәхетле бул» дип смс язган.

news_top_970_100
Бер ир «аерылышу хөрмәтенә» хатынының машинасын җимереп ташлаган - видео

Екатеринбург шәһәрендә бер ир-ат хатыны белән аерылышуны бик авыр кичергән. Шуннан соң ул бөтен үчен хатынның машинасыннан алган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Әлеге вакыйга кадрлары социаль челтәрләрдә таралган. Күзәтү камерасы да, шаһитлар да бу ир-атның хатыны машинасын бәрдергәнен төшереп торган.

Шаһитлар сүзләренчә, ир-ат үз акылында булмый. Хатынының машинасы җимерә башлаганчы, ул «Бәхетле бул» дип смс җибәрә.

Өстәвенә, әле аерылышу рәсмиләштерелмәгән дә икән.

Хәзер бу ир-ат медицина тикшеренүен уза, җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, үчле ир — биредәге төзелеш компаниясендә директор булып эшли, диелә бу хәбәрдә.

«КП-Екатеринбург» сайты хәбәр иткәнчә, төзелеш компаниясе директоры Андрей П. үзенең кара төсле Audi Q7 машинасы белән хатынының Hyundai Sonata машинасын бәрдерә. Берничә тапкыр бәрдергәч, иномарка янда торган Kia Serato машинасы бәрелә.

«Шәп машина иде, бер бәрдерүдә радиаторын ватты», — дип сөйли шаһитлар.

Күзәтү камерасы кадрларында Audi Q7 шлагбаумны әйләнеп узып, тротутар аша парковкага керүе күренә.

Икенче видеода иномарканы бәрдегән мизгел сурәтләнә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100