news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер ир 27 яшьлек кызны вәхшиләрчә үтереп, йөрәген тунап алган һәм пешергән

Красноярски ягында булган коточкыч вакыйга үзенчәлекләрен тикшерүчеләр ачыклый.

news_top
Бер ир 27 яшьлек кызны вәхшиләрчә үтереп, йөрәген тунап алган һәм пешергән

Вәхши ир таныш кызы белән ачуланышкач, аны вәхшиләрчә үтергән. Шуннан соң, кызның йөрәген кисеп алган һәм пешергән. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Красноярск өлкәсе буенча Тикшерү комитеты рәсми вәкиленә сылтама ясап хәбәр итте.

35 яшьлек бу ир наркотиклар кулланган булган. 27 яшьлек кызга берничә тапкыр пычак белән кадаган. Кыз үлгәч, аның күкрәк читлеген кисеп ачкан. 

"Кызның йөрәген, үпкәләрен алган һәм йөрәкне кәстрүлгә салып, пешергән", дип сөйләгән Тикшерү комитеты вәкиле. Шуннан соң ир ашыгыч ярдәм чакырган. Табиблар килеп җиткәнче, үзенә дә пычак белән кадаган. Аны авыр хәлдә хастаханәгә салганнар.

"Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар