news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер йорттан дүрт мәет: Татарстанда шәхси йортта яшәүче гаилә газ белән агуланып үлгән

news_top

Югары Осландагы шәхси йортларның берсендә 2 балалы гаилә сөрем газы белән агуланган. «Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, йорт хуҗасы газ җиһазлары белән мөстәкыйль рәвештә техник эшләр алып барган. Дөрес эшләмәгәнгә, сөрем газы тышка чыкмаган һәм өй эченә тула башлаган. Агулану нәтиҗәсендә әби кеше, гаилә башлыгы һәм 2 бала – 11 яшьлек малай белән 13 яшьлек кыз һәлак булган.

Гаилә әгъзалары телефоннарына җавап бирмәгәч, туганнары әлеге йортка килгән. Эчкә кергәч, алар һәлак булган кешеләрнең гәүдәләренә тап булганнар.

Фаҗига шартлары ачыклана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар