Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер илнең президенты отставкага китүен белдерде

news_top_970_100

Венгрия президенты Каталин Новак отставкага китә, бу хакта ул М1 телеканалы эфирында белдергән.
«Бүген мин сезгә соңгы тапкыр дәүләт башлыгы буларак мөрәҗәгать итәм. Мин республика президенты вазифасыннан отставкага китәм», – дигән ул.

  • Соңгы көннәрдә Венгриядә җәнҗал купты. Новактан балалар йортының элеккеге җитәкчесе урынбасары аның җитәкчесен ярлыкауны үтенгән булган. Президент узган елның апрелендә үтенечне канәгатьләндергән. Ризасызлык моның турында мәгълүмат чыккач башланган. Әлеге балалар йортының директоры педофил булган, аның урынбасары җитәкченең җинаятьләрен яшерүдә катнашкан. Бу хәл Рим папасының Будапештка визиты алдыннан булган дип хәбәр ителә.

Сәясәтче үзе аңлатканча, ул мондый карарны хөкем ителгән кешене балаларның бәйле хәленнән файдаланмаган дип санаганга күрә кабул иткән.

«Мин ялгыштым, чөнки ярлыкау турындагы карар һәм нигезләрнең җитмәве педофилиягә карата нуль толерантлыкка шик тудырырга мөмкинлек бирде. Монда шик юк һәм була да алмый. Мин балаларны физик яки әхлакый көчләүгә дучар иткән кешене беркайчан да кичермәс идем», – дигән Новак. Аның сүзләрен РИА Новости яза.

Венгрия башлыгы сүзләренчә, хата ясап, ил Президенты җаваплылыкны үз өстенә алырга тиеш. Ул гафу үтенде һәм бирелгән ант буенча үз бурычларын үтәүне дәвам итә алмавын белдерде.

Пәнҗешәмбе көнне Венгрия премьер-министры Виктор Орбан педофилларны ярлыкауны тыю турында ил Конституциясенә төзәтмә кертүне башлап җибәрүен белдергән.

Новак үз вазифасына 2022 елда килде, шулай итеп ул республика тарихында Президент вазифасында беренче хатын-кыз булды. Каталин Новак берничә тапкыр Украинадагы конфликтны дипломатик җайга салуга чакырды, шулай ук Россия икътисадын дөньяда алдынгыларның берсе дип атады, рус мәдәниятен бетерүгә каршы иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100