Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер хатынның тәнендә гантель зурлыгында шеш үскән

Табиблар операция ясап, 1,5 кило авырлыктагы шешне алганнар.

news_top_970_100
Бер хатынның тәнендә гантель зурлыгында шеш үскән
https://pixabay.com

Мәскәүдә яшәүче 38 яшьлек хатынның арт санында шеш үскән. Ул гантель формасында һәм 1,5 кило авырлыкта булган. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Бәхеткә, шештә яман күзәнәкләр булмый. Ләкин ул шулкадәр каты авырта, хатын йоклый да алмый.

«МК» хәбәрчесе Мәскәүнең Сәламәтлек саклау департаменты вәкиле белән аралашкан. Хатынның аяклары авырта башлагач, аның арт санындагы нервы ялкынсынгандыр дип фаразлаганнар һәм хастаханәгә китергәннәр. Бу хатын ике ел чамасы арткы ягында авыртудан интеккән. Аннары хәтта йоклый алмый башлаган, дип аңлатканнар департаментта.

Авыруны неврология бүлегенә салганнар. Аны тикшергәннән соң, арт санының бер ягында бик зур шеш булуын ачыклаганнар. Аның кече тазы һәм арт санының бер өлеше эчендә шеш була. Шул шеш нервка басып, авырту китереп чыгара.

Табиблар шешне кисеп алырга карар кыла. Операция уңышлы килеп чыга, икенче көнне авырту бетә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100