news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер хатынның колагына агулы үрмәкүч оялаган

Бер хатынның колагына агулы үрмәкүч оялаган

news_top
Бер хатынның колагына агулы үрмәкүч оялаган
Американың Канзас-Сити шәһәрендә яшәүче бер хатынның колагына агулы үрмәкүч оялаган. Колактагы бөҗәкне табиблар алган. Бу турыда СBS News басмасына сылтама белән "Лента.ру" хәбәр итте.

Сюзи Торрес (Susie Torres) исемле хатын колагына су кергән дип уйлый. Аның колагы тонып тора һәм ул табибка мөрәҗәгать итә. Бу хатынны караган табиб бик нык гаҗәпкә кала. Ул колактагы әйберне күрсәтергә дип башка табибларны да чакыра.

Шуннан соң табиблар хатынга эшнең нидә икәнен аңлатып бирә. Аның колагына агулы бөҗәк - көрән үрмәкүч (паук-отшельник) кереп оялаган. Табиблар аны колактан алган.

Торрес соңрак үзе сөйләгәнчә, ул бик нык курыккан. Ул колакка үрмәкүч керер дип беркайчан да уйламаган булган. "Узган төндә колагыма мамык тыгып яттым", - дип сөйләгән ул.

Көрән үрмәкүч - АКШта очрый торган үрмәкүчләрнең иң агулысы. Ул тешләгән урын кычыта, авырта, сирәк очракта кеше үләргә дә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар