Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер хатынның борыны ике тапкыр зурайган

Бер хатынның борыны ике тапкыр зурайган

news_top_970_100
Бер хатынның борыны ике тапкыр зурайган

Американың Техас штатында яшәүче бер хатынның борыны ике тапкыр зураеп үскән. Шуннан соң ул кеше янына да чыга алмый башлаган. Аның борыны алагаем булган, кызыл төскә кергән. Бу турыда Daily Mail басмасына сылтама белән «Лента.ру» язды.

39 яшьлек Адрианна Или (Adrianna Ely) борыны 2013 елда үсә башлаган. Төнлә сулыш алу җиңелрәк булсын өчен, бу хатын борын очын бармагы белән терәтеп торган. Юкса аның борын тишекләре ябыла башлаган. Борыны зураю аркасында, хатын урамга да чыгып йөри алмаган, кешегә күренергә оялган.

Башта бу хатын борыны үсүе ринопластика аркасында дип борчылган. Ул дүрт ел элек борын формасын үзгәрткән булган. 2017 елда Адрианна Или телевизордан бер тапшыру күреп ала. Анда ринофима дигән авыру турында сөйлиләр. Бу — борын тиресенең хроник авыруы икән. Хатындагы сиптомнар ринофиманыкына охшаган була.

Адрианна Или дерматологка мөрәҗәгать итә. Табиб диагнозны раслый. Бу авыру хатын-кызларда сирәк очрый икән. Гадәттә, 40–50 яшьлек ир-атлар шушы авырудан интегә.

Белгеч киңәше буенча, Адрианна Или кирәкле процедураларны үти. Шуннан соң аның борыны төзәлә башлый. Ул ике ел дәвамында дәвалана. 2019 елның маена бу хатынның борыны сәламәтләнер дип көтелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100