Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер хатынның аналыгында тешләр һәм чәчләрдән торган шеш үсеп яткан

Хатын бала тапкач ике ел буена эче авыртудан интеккән, бу вакытта аның аналыгында баласының үсеш алмаган игезәк сыңарының кисәкчеләре үскән.

news_top_970_100
Бер хатынның аналыгында тешләр һәм чәчләрдән торган шеш үсеп яткан
https://pixabay.com

ТикТокта бер хатын үзенең аналыгында эчендә тешләр һәм чәч булган шеш үсүе турында сөйләгән. Ике ел элек бу хатын бала тапкан. Хәзер эчтә табылган шеш исә шушы баланың игезәгенең үсеш алмаган яралгысы булып чыккан. Бу турыда Лента.ру яза.

Хатын бала таба һәм ике ел буена эче авыртудан интегә. Ул гинекологка мөрәҗәгать итә. УЗИ ясагач, аның аналыгында шеш табыла. Ул бала кебек була, тик табиб аның яралгы булмавын әйтә. «Табиб кабинетка килгәч, минем эчемдә җиде сантиметрлы дермоид киста (тератома) булуын әйтте», — ди ул.

Аннары кисталар икәү булуын ачыклыйлар. Икенче шеш борчак зурлыгында гына була. Бу шешләрне алу өчен операция ясыйлар.

Тератома — эчендә чәчләр, сыеклык, тешләр яки тән тиресе булырга мөмкин булган шеш ул. Ул паразит игезәк сыңары булганда балыкка килергә мөмкин. «Ике ел дәвамында минем эчемдә улымның кисәкчекләре булган, минем аналыгымда тешләр һәм чәчләр үсеп яткан», — ди бу хатын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100