Бер хатын зур чүплектән югалган кыйммәтле йөзеген тапкан

Американың Техас штаты, Уоксахачи шәһәрендә яшәүче хатынга ярәшү йөзеген табу өчен чүплек хезмәткәрләре булышкан. Ул йөзеген ялгышып чүп чиләгенә ыргыткан булган. Бу турыда lenta.ru сайты яза.
1 ноябрьдә Нелли Кэбин ялгышып чүп чиләгенә ярәшү йөзеген ташлаган. Соңрак ул йөзеге югалганны абайлап ала һәм үз районыннан чүпләрне алып киткән чүплек координаторы Карен Фуллерга шалтырата.
Фуллер аңа чүп машинасы йөртүчесенең тәнәфес алуын әйтә. Бәхеткә, йөзек ташланган капчык әле утилизациягә җибәрелмәгән була. Йөзек фургон эчендә дистәләрчә тонна чүп арасында калган була.
Чүпләрне тарату хезмәтенең өч эшчесе хатынга югалткан бизәнгечен табарга ярдәм итә. Кэбин чүпне соры төстәге капчыкта ташлавын әйтә һәм бу эзләү вакытын шактый киметә. Нибары 10 минут эчендә кирәкле пакетны табалар.
Йөзекне тапканнан соң, хезмәткәрләр аны юа һәм фотога төшереп Кэбинга җибәрә.
“Аларның йөзегемне табуына шулкадәр гаҗәпләндем. Ул минем өчен бик кадерле иде. Бу кешеләр бер таныш түгел кешегә ярдәм итәр өчен берничә тонна чүп актарды. Бу шаккаткыч!” - дигән Кэбин.
Хатын-кыз чүплек хезмәткәрләренә рәхмәт хаты язган һәм аның белән үзенең Facebook аккаунтында да бүлешкән. “Йөрәккә кадерле булган әйберне табу һәм кайтару бик күңелле”, - дигән ул.