news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер хатын йорт янындагы парковка шлагбаумын балта белән чабып ташлаган - видео

Ачуы чыккан хатын күршеләре урнаштырган шлагбаумны җимергән.

news_top
Бер хатын йорт янындагы парковка шлагбаумын балта белән чабып ташлаган - видео
https://pixabay.com

Мәскәү өлкәсендәге күп катлы йорт ишегалдында бер хатын шлагбаумны балта белән чабып ташларга маташкан. Бу урыннан кадрларны РЕН ТВ каналы күрсәтте.

Видный шәһәрендә йорт янындагы юлга аркылы куелган шлагбаумга бер хатынның ачуы чыга. 

Видео кадрларында күренгәнчә, хатын машинасыннан чыга, багажниктан балта ала. Аннары ул терминалны җимерә башлый, шуннан соң шлагбаумның үзен ватарга маташа. Шулай да ул койманы тулысынча җимерә алмый. Хатын шлагбаумны куллары белән бөгеп куя һәм йорт территориясенә керә.

«Карагыз инде, күрше хатын безнең шлагбаумны нишләтте. Кешеләр аның өчен акча түли, куяр өчен ничә ел көрәштеләр бит», — ди видеоны төшерүче күршеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар