Бер хатын йорт янындагы койма өчен талашканда күршесен сәнәк белән кыйнаган
Җинаять эше ачылгач, талашучы хатыннар үзара килешкән, тик яшь хатын мораль зыян өчен акча түлисе килмәгән.
Пенза шәһәрендә күп фатирлы йортта яшәүче ике хатын өй янындагы койма өчен талашкан. Җәнҗал вакытында 39 яшьлек хатын 62 яшьлек күрше хатынын имгәткән. Ул танышына сәнәк белән суккан. Бу турыда «Пенза» телевидениесе хәбәр итте.
«Яралар тирән түгел, ләкин бик күп, алар аякта да, кулда да, башта да бар. Имгәнгән хатын адресына сүгенү сүзләре кулланып, үтерү белән янау да булган», — дип аңлатканнар төбәк буенча прокуратураның матбугат хезмәтендә.
Олырак хатынның тәне яраланган, куллары кара янып беткән, башында һәм аягында тәне күгәргән. Һөҗүм итүче хатынны полиция тоткарлаган. Башта җинаять эше ачылган. Аннары күршеләр үзара килешкәч, җинаять эшен туктатканнар.
Хәзер 39 яшьлек хатын мораль зыян өчен ун мең сум түләргә тиеш. «Суд карар чыгарганда зыян күрүче якның физик һәм әхлакый зыян күрүен исәпкә алды. Бу мораль зыян түләтү өчен нигез була. Җинаять эше туктатылгач, җавап бирүче хатын китерелгән зыянны түләмәде. Шуңа күрә сумма 5 меңнән 10 меңгә кадәр арттырылды», — диелә прокуратура хәбәрендә.