news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер хатын яңа туган баласын унитазга агызып төшергән

Хатын шок хәлендә булып, баланы канализациягә агыздым, дип сөйли.

news_top
Бер хатын яңа туган баласын унитазга агызып төшергән

20 февральдә Уфада канализация системасында бала мәете табылган. Бу баланы анасы унитазга батырып үтергән, дип фаразлыйлар. Коточкыч вакыйга Уфаның Калинин районында була. Бу турыда БСТ каналы хәбәр итте.

Канализация тыгылгач, әлеге фаҗига турында билгеле була. Коммуналь хезмәт эшчеләре канализация торбасыннан сабый мәетен табып ала.

Баласы белән шундый гамәл кылган хатынны полиция хезмәткәрләре сораштыра. «Бәдрәфтә вакытта, балам төште», дип сөйли хатын.

Уфада яшәүче бу хатын сүзләренчә, анда шок була һәм шул халәттә ул баланы канализациягә юдырып төшереп җибәрә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, бала җитлекмәгән. Судмедэкспертиза чаралары билгеләнгән, тикшерү эшләре бара, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар