Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер хатын яңа туган баласын 440 мең сумга саткан

Хәзерге вакытта бала медицина оешмасында. Аның язмышын опека органнары билгеләячәк. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

news_top_970_100
Бер хатын яңа туган баласын 440 мең сумга саткан
https://pixabay.com/

Ставрополь өлкәсендә яшәүче хатын яңа туган сабыен сатып җибәргән. 36 яшьлек хатынга карата җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Ставрополь өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хатын әле йөкле вакытында ук бала табып баерга җыена. Ул 2019 елның сентябрендә социаль челтәрләрдә игълан тарата, бала сатарга җыенуын әйтә. Әлеге тәкъдимгә бер хатын-кыз җавап бирә. Аннары ул полициягә хәбәр бирә.

2019 елның декабрендә, алдан килешкәнчә, алыш-биреш тә була. Сатып алучы хатын яңа туган сабый өчен 440 мең сум акча түли. Ул оператив-тикшерү чаралары кысаларында эш итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100