Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер хатын ун яшьлек баласының авызына оекбаш тутырып, баганага бәйләп калдырган

Бер хатын ун яшьлек баласының авызына оекбаш тутырып, баганага бәйләп калдырган

news_top_970_100
Бер хатын ун яшьлек баласының авызына оекбаш тутырып, баганага бәйләп калдырган
15 майда Омск өлкәсендәге Любинский бистәсендә яшәүче 39 яшьлек хатын 10 яшьлек улын кыйнаган һәм салкын сарайда баганага бәйләп калдырган. 19 яшьлек кыз да энесен җәзаларга ярдәм иткән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Омск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Ун яшьлек малай мәктәптә дәресләрдән качып киткәләгән. Моны белеп алган анасы аны каеш белән кыйнаган һәм сарайга алып кереп баганага бәйләп куйган. Бала кычкырмасын өчен, анасы аның авызына иске оекбаш тутырган, өстеннән марля бәйләвеч белән бәйләгән. Аннары сарайда утны сүндергәннәр һәм өстеннән йозак белән бикләп киткәннәр. Бу эштә анага малайның апасы - 19 яшьлек кыз да ярдәм иткән. Баганага бәйләп куелган бала салкын сарайда берүзе калган. Аның өстендә футболка һәм спорт чалбары гына булган, аягында аяк киеме дә киелмәгән", диелә ведомство хәбәрендә.

Ун яшьлек малай бауларны ычкындырган һәм тәрәзәдән чыгып качкан. Ул дусты янына барган һәм үз өеннән качып китүен сөйләгән. Дус малайның анасы шунда ук полициягә мөрәҗәгать иткән.

Экспертиза нәтиҗәсе буенча, балигъ булмаган малайның тәне күгәргән урыннары бар, алар тупас әйбер белән сугудан килеп чыккан булуы ихтимал.

Хәзер малайны балигъ булмаган балалар өчен социаль реабилитация үзәгенә урнаштырганнар. Аның анасына карата җинаять эше ачылган. Ананы "Балигъ булмаган баланы тәрбияләү вазифаларын үтәмәүдә" гаеплиләр. Шулай ук бу хатынның гамәлләрен "Җәзалау" һәм "Законсыз рәвештә иректән мәхрүм итү" маддәләре буенча бәялиләр. Аңа 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный, диелгән бу хәбәрдә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100