news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер хатын сигезенче каттан егылып төшкән, аннары өйгә кереп табиблар чакырган

Якутск шәһәрендә яшәүче хатын хәзер реанимациядә ята.

news_top
Бер хатын сигезенче каттан егылып төшкән, аннары өйгә кереп табиблар чакырган

Якутск шәһәрендә яшәүче хатын сигезенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән. Аннары ул торып кабат фатирына кергән һәм ашыгыч ярдәм чакырган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

30 яшьлек хатынның тәрәзәдән төшкән мизгеле сурәтләнгән кадрлар социаль челтәрләрдә таралган.

Роликта бу хатынның егылганда чыбыкларга эләгүен, һавада әйләнүен, шуннан соң кар көртенә егылып төшүен сөйлиләр. Хатын металл коймага башы белән бәрелә. Тик шуңа карамастан, хатын үзе фатирга менәргә һәм табибларга мөрәҗәгать итәргә көч таба, диелә бу хәбәрләрдә.

Хәзерге вакытта бу хатын реанимациядә ята. Аның сөякләренә зыян килгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар