news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер хатын песине ике ел буена урындыкка бәйләп тоткан

Муеныннан бәйләп куелган песине иске урындык тирәли генә йөри алган.

news_top
Бер хатын песине ике ел буена урындыкка бәйләп тоткан

Чиләбедә пенсионер хатын песине урындыкка бәйләп куйган. Песине муеныннан бәйләнгән килеш ике ел яшәгән. Бу турыда «Ньюсач\Двач» телеграм-каналына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Шулай озак бәйдә торган песине полиция ярдәмендә генә коткара алганнар.

Песине алырга Екатеринбургтан волонтерлар килгән. Алар мескен хайванны алып киткән. Моңа кадәр Мигель исемле песи бары тик иске урындык тирәли генә хәрәкәт итә алган.

Песигә реабилитация курсы кирәк булган. Хәзер Мигель терелгән һәм яңа хуҗаларын көтә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар