news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер хатын пешергән ризыгын ошатмаган өчен ирен үтергән

Ачуы чыккан хатын-кыз пычак эләктерә һәм иренең күкрәгенә кадый.

news_top
Бер хатын пешергән ризыгын ошатмаган өчен ирен үтергән

Архангельск өлкәсендә яшәүче хатын кунаклар килгәч пешергән ризыгын ошатмыйча кисәтү ясаган өчен ирен үтергән. Бу хакта РИА Новости яза.

Фаҗига узган ялларда Коряжм шәһәрендә булган. Тикшерү версиясе буенча, 52 яшьлек хатын-кыз 54 яшьлек ирен үтергән. Аның сүзләренчә, бу хәл спиртлы эчемлекләр белән кәеф-сафа корганда булган.

«Дөрес ризык пешермәгән өчен ире хатынына тупас итеп кисәтү ясый. Шуннан соң алар арасында гауга куба. Гаилә башлыгы хатынының ирененә суга, ә ачуы чыккан хатын-кыз пычак эләктерә һәм иренең күкрәгенә кадый. Кунаклар ашыгыч ярдәм чакырта, әмма ир-ат табиблар килгәнче вафат була», — диелә хәбәрдә.

Ирен үтергән өчен хатынны озак вакытка ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Суд башланганчы ул тикшерү изоляторында булыр дип көтелә. Тикшерү шундый җәза бирүне сораячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар