news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер хатын әнисенең каберен казып ачкан

Бу хатын әнисен әле күптән түгел генә җирләгән булган.

news_top
Бер хатын әнисенең каберен казып ачкан

Башкортстанның Көергәзе районында сәер вакыйга булган. Ермолаево авылында яшәүче зираттагы каберне казып ачкан. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Бу хатын әле күптән түгел генә әнисен җирләгән. Шушы көннәрдә ул зираттагы каберне казып ачкан. Хәзер хокук саклау органнары бу вакыйганың сәбәпләрен ачыклый.

«Бер хатын әнисенең каберен казып ачкан. Бу турыда Ермолаево авылы полиция хезмәткәрләре белеп алды. Хәзер бу хатынны психоневрология диспансерына салдылар. Әлеге вакыйга буенча тикшерү эшләре бара», — дип сөйләгәннәр агентлыкка Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар