Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер хатын мунчада игезәк балалар тудырган һәм сулы чиләктә тончыктырган

Күп балалы хатын яңа туган балаларының мәетләрен ташландык су чокырына чыгарып ыргыткан.

news_top_970_100
Бер хатын мунчада игезәк балалар тудырган һәм сулы чиләктә тончыктырган
https://vnovgorod.sledcom.ru

Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче күп балалы хатынга карата җинаять эше ачылган. Ул яңа туган балаларын үтерүдә шикләнелә. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Түбән Новгород өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, күп балалы хатын 31 июльдә мунчада игезәк балалар тудыра. Аннары ул нарасыйларын сулы чиләккә сала һәм батырып үтерә. Хатын балаларның мәетләрен ташландык су чокырына чыгарып ыргыта.

Берничә атна узгач, бу хатын медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә. Ул фельдшер-акушерлык пунктына бара. Фельдшерга вакытыннан алдан бала тудыруы турында уйдырма сөйли. Ләкин табиб-белгеч бу хәлгә шикләнә. Ул әлеге вакыйга турында полициягә хәбәр итә. 

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, диелә бу хәбәрдә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100