Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер хатын изоляция режимында әнисенең чәч ясатырга барганын полициягә хәбәр иткән

Пенсионер хатын ирен алдап чыгып киткән булган.

news_top_970_100

Мәскәүдә яшәүче хатын 66 яшьлек әнисе турында полициягә хәбәр иткән. Аның пенсионер әнисе, үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозып, чәч ясатырга барган булган. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Карантин режимын бозган пенсионерны тоткан вакытта, полиция хезмәткәрләре чәч кисү хезмәте күрсәтүчеләрне дә ачыклаган. Алар ябыласы урынга, клиентлар белән эшләүне дәвам иткән.

Пенсионер хатын яшерен чәчтарашханә турында иптәш хатыныннан белешә. Өйдән чыгып киткәндә, иренә «чүп түгеп керәм», дип алдый. Үзе исә чәч ясатырга китеп бара. Бераздан ире хатынның алдавын аңлый һәм кызына шалтыратып зарлана. Бу турыда Baza телеграм-каналы язды.

Кызы олы яшьтәге әтисе белән әнисенә өйдә утырырга кушкан булган, сәламәтлекләрен сакларга өндәгән. Пенсионер әнисенең сүз тыңламаганын белгәч, бу хатын әнисенә шалтырата. Әби чәч ясатуын, чәчтарашханәдә булуын әйтә.

Кыз озак уйлап тормыйча, 112 номерына һәм Роспотребнадзорга хәбәр итә. Шуннан соң тиз арада чәчтарашханәгә хокук саклаучылар бара, пенсионер хатынны өенә кайтаралар, оешманы ябалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100