Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер хатын ирен үтереп, мәетне балта белән чапкалаган һәм мичтә яндырган

Мәетне яшерергә хатынга танышы ярдәм итә.

news_top_970_100
Бер хатын ирен үтереп, мәетне балта белән чапкалаган һәм мичтә яндырган
https://pixabay.com

Новгород өлкәсенең Старорусский районындагы Борок авылында яшәүче хатын ирен үтергән. Аннары ул танышы белән бергәләп, мәрхүмнең мәетен мичкә тыгып яндырган. Бу турыда өлкә буенча Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Аннары хатын җинаяте турында полициягә үзе хәбәр итә. 

Тикшерү ачыклаганча, 20 октябрьдә этләр өчен төзелеп килә торган приют территориясендәге йортларның берсендә җинаять була. Исерек хатын иренең муенына пычак кадый. Ир-ат урында ук үлә. Шуннан соң хатын ирен үтерүе турында башка танышына сөйли. Аннары алар икесе бергә мәетне балта белән чапкалыйлар һәм мичтә яндыралар.

«Берничә көн узгач алар җинаять турында полициягә сөйләргә карар кыла, гаепләрен танып гариза язалар», диелә ведомство хәбәрендә.

Җинаять эшен тикшерү бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100