Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер хатын ике нәни баласы калган өенә ут төрткән

Әни кеше яшь ярым һәм дүрт яшьлек ике баласы калган өйгә бензин сибеп яндыра һәм үзе качып китә.

news_top_970_100
Бер хатын ике нәни баласы калган өенә ут төрткән

Новосибирск шәһәрендә балаларын үтергән ананы 21 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Ул ике баласын тәрбияләргә теләми. Сабыйлар өйдә булган килеш, бу хатын йортка ут төртеп яндыра. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Om1.ru порталы хәбәр иткәнчә, Байкал аръягында яшәүче 30 яшьлек Ксения Григорьева төрмәдә 21 ел утырачак.

Тикшерү материаллары буенча, бу хатын сабыйларны тәрбияләү белән шөгыльләнергә теләми. Ул балаларыннан котылу юлын алдан эзли, план кора. Әни кеше ике нәни баласын өйдә калдырып чыга. Аннары агач йортка бензин сибә һәм ут төртә. Урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгын хезмәткәрләре килә, Алар балаларның берсен уттан алып чыга, икенче бала үлә.

«Балаларның берсен күршедә яшәүче үсмернең батырлыгы ярдәмендә коткарып калдылар», диелә Байкаль аръягы прокуратурасы сайтында.

Бу җинаять турында Om1.ru порталына  Байкал аръягы прокуратурасында сөйләгәннәр. «Былтыр 14 апрельдә 30 яшьлек Ксения Григорьева өенә ут төртә. Бу вакытта эчтә яшь ярым һәм дүрт яшьлек ике бала була. Ксения балаларын үтерергә карар кыла. Ул йортка бензин сибә һәм ут төртә», диелә бу хәбәрдә.

«Җаваплылыктан качу өчен, Григорьева янгын очраклы чыкты, аның катнашы юк дип исбатларга тели. Ләкин бу версияне дәүләт гаепләүчесе кире какты», — дип аңлатканнар ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100