news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер хатын ике ел буена корсагында энә белән йөргән

Ике ел буена бу кеше эче һәм биле авыртып интеккән.

news_top
Бер хатын ике ел буена корсагында энә белән йөргән
Башкортстанда бер хатынның эченнән медицина энәсе алганнар. Ике ел элек ул операция ясаткан булган, энә шул вакыттан калган. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.

Хатынны ике ел дәвамында эче һәм биле авыртып интектергән. Ул табибларга берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән. Быел исә магнитлы-резонанслы томография уздырырга җыенган вакытында, аның эчендә металл предмет булуы ачыкланган. Аппарат хатын гәүдәсен кабул итмәгән.

Шуннан соң рентген аппараты ярдәмендә хатын эчендә медицина энәсе ятуын күреп алганнар. Белгечләр энәнең кайда булын тапкан һәм хатынны коткарган.

Хәзерге вакытта энәне хатын тәненнән алганнар. Ул судка мөрәҗәгать иткән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар