news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер хатын дүрт айлык баласын йоклаганда басып үтергән

Иртән уянгач, 30 яшьлек хатын коточкыч хәл күреп алган.

news_top
Бер хатын дүрт айлык баласын йоклаганда басып үтергән
Башкортстанда бер хатын дүрт айлык баласын йоклаганда басып үтергән. Бу турыда Bash.news хәбәр ите.

20 октябрьгә каршы төндә Межгорье шәһәрендә 30 яшьлек ана дүрт айлык баласын янына салып йоклаткан. Иртән уянгач хатын коточкыч хәлгә тап булган. Дүрт айлык кыз баласы сулыш алмыйча яткан. Bash.news сайтының хокук саклау органнарындагы чыганагы сүзләренчә, бу ана йоклаганда баласын басып үтергән. 

Баланың буылып үлгәне ачыкланган. Хәзер бу вакыйганы тикшерүчеләр өйрәнә. Хатынга карата җинаять эше ачулары ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар