Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер хатын өч баласын урманда өшетеп үтерергә маташкан

Эте белән йөрергә чыккан ир-ат урманда өч бала һәм аларның анасын табып алган да полиция чакырткан.

news_top_970_100
Бер хатын өч баласын урманда өшетеп үтерергә маташкан
https://pixabay.com

Мәскәү өлкәсендә 33 яшьлек хатын өч баласын урманга алып барган һәм өс киемнәрен салдырып, өшетеп үтерергә маташкан. Аларны шаһитлар күреп алган һәм полициягә хәбәр иткән. Балалар төрле дәрәҗәдә өшегән, аларны хастаханәгә алып киткәннәр. Хатынның үзенең дә аяклары өшегән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте. 

Тикшерүчеләр «үзенә ярдәм итә алмый торган халәттәге ике яки аннан да күбрәк кешене, шул исәптән нәни балаларны үтерергә маташу» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. 

Вакыйга 11 февральдә була. Якынча белешмә буенча, хатын үзе дә чишенгән. Ул балалары белән бергә катып үлеп, иреннән үч алмакчы булган. Хәзер хатынны да хастаханәгә салганнар. Аның психик халәтен ачыклау өчен экспертиза билгеләнгән. 

Наталия исемле бу хатын тикшерүчеләр белән сөйләшкәндә үзенең азыгына нидер сипкәннәр дип әйтә. Имеш, моны аның бергә яши торган ире эшләгән. Хәзер моны ачыклау эшләре бара. 

Бәхеткә, әлеге вакыйганы узып баручы ир-ат күреп ала. Ул бирегә эте белән йөрергә чыккан булган. Ир-ат хокук саклаучыларга хәбәр итә. Полиция хезмәткәрләре алты айлык баланы ала. Бу арада Наталия ике баласы белән качып китәргә маташа, тик аны куып тоталар, диелә хәбәрдә.

Россия Президенты каршында бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова салкында өшеп үлә язган өч баланың икесен реанимациядән гомуми палатага күчерүләре сөйләгән. Балаларның әле ун яшь тә тулмаган олырагы интенсив терапия бүлегендә ята. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Балаларны табиблар, психологлар, Мәскәүнең социаль яклау департаменты волонтерлары күзәтеп торачак.

Анна Күзнецова балаларны Азиз исемле егет коткаруын әйткән. Азиз өши башлаган балаларны тапкач ук полиция чакырган, табиблар килеп җиткәнче үзе дә алар янында торып торган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100