Бер хатын өч айлык баласының баш сөяген сындырган

Февраль аенда Красноярск өлкәсенең Березовский авылында 30 яшьлек хатын өч айлык баласын имгәтә. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Красноярск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бала бик каты елагач, анасы сабыйны диванга тотып ыргыта. Малай башы белән диван тоткасына барып бәрелә. Сабыйның башы шешә. Тик ана баласын табибларга күрсәтми.
Ике ай узгач - апрельдә генә бу хатын имгәнгән баласын хастаханәгә алып килә. Табиблар баланың баш мие имгәнүен, баш сөяге сынуын ачыклый. Сабыйга операция ясыйлар. Хәзер аның сәламәтлеге канәгатьләнерлек дип бәяләнә.
Үз баласын имгәткән хатынга карата җинаять эше ачылган. Ул гаебен тулысынча таныган. Хәзерге вакытта аны ана хокукларыннан мәхрүм итү турында мәсьәлә хәл ителә.