Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер хатын баласын уклау белән кыйнаган һәм колагын кисеп алган

Бер хатын баласын уклау белән кыйнаган һәм колагын кисеп алган

news_top_970_100
Бер хатын баласын уклау белән кыйнаган һәм колагын кисеп алган

Мәскәүдә коточкыч вакыйга булган. 12 яшьлек малайны үз анасы имгәткән. 46 яшьлек хатын башта баланы уклау белән кыйнаган, аннары колагының бер өлешен кисеп алган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Әлеге вакыйга турында бала мәктәптә беркемгә дә сөйләмәгән. Ләкин укытучылар үзләре малайга игътибар иткән. Укучы бала дәресләрдә баш киемен салмыйча йөргән. Шуннан соң аның колагы имгәнгән булуын күреп алганнар. Укытучылар хокук саклау органнарына хәбәр иткән.

Хәзерге вакытта малай гаиләләргә һәм балаларга ярдәм итү үзәгендә яши. Вәхши ананы сак астына алганнар. Аңа карата җинаять эше ачылган. 46 яшьлек садист-анага 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный, диелгән бу хәбәрдә.

«МК» сайты хәбәр иткәнчә, әлеге вакыйга 27 мартта Зеленоград шәһәрендәге шәхси йортта була. Көндезге өчләр тирәсендә Андрей (исеме үзгәртелде) мәктәптән кайта. Ул әнисенең кошелегыннан 500 сум акчаны рөхсәтсез алуын үзе сөйләп бирә. 

Шуннан соң Нина (исеме үзгәртелде) улын эт бәйли торган каеш белән кыйный. Аннары кулына уклау ала, шуның белән суккалый. Баланы чишендереп, урамга алып чыга. Машинадан төзелеш пычагын ала һәм малайның колак очын кисеп ташлый.  Малай канны үзе туктата. 

Әлеге гаиләдә 18 һәм 22 яшьлек тагын ике егет бар. Алар — Андрейның абыйлары. 

«МК» сайты хәбәр иткәнчә, узган елның маенда Обь елгасында ир-ат мәете табыла. Аның куллары һәм аяклары бәйләнгән, бармак буыннары кисеп алынган була. Кул эзләре буенча, бу ир-атның шәхесен ачыклыйлар. Ул — Андрейның әтисе, Нинаның ире булып чыга, диелгән бу хәбәрдә.

Хокук саклаучылар ачыклаганча, бу ирне хыянәттә тотканнар. Шуннан соң 18 яшьлек уртанчы улы атасының башына чүкеч белән сугып үтергән. Гаилә советы мәетне яшерергә карар кылган. Нина иренең бармакларын кисеп алган һәм юынтык су чокырына ташлаган. Мәетне исә Серпухов шәһәре янына алып барып, елгага ташлаганнар. Бу җинаять буенча эшне әлегә кадәр тикшерәләр. Уртанчы малай тиздән суд каршына басачак. 

«Аларның ике джибы, этләр питомнигы бар. Мин кергән идем — анда торып булмый, бөтен җирдә тизәк һәм сидек», — дип сөйләгән бер күрше. 

Соңгы вакытта ир белән хатын милек бүлү өчен талашып торган. Бер-берсенә зарланып, берничә тапкыр полициягә гариза язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100