Бер ханымны алдап акчасын урлаган өчен 35 яшьлек иргә кунаклар кабул итүне тыйганнар
Урлашуда гаепләнгән Чаллы кешесенә телефон куллануны һәм интернетка керүне дә тыйганнар. Бу хакта "Челнинские известия" газетасы яза.
Чаллыдагы бер оешмада машина йөртүче булып эшләгән ир-ат өй сагына алынган. Ул Краснодарда яшәүче хатын-кызның 270 мең сум акчасын урлый, дип яза "Челнинские известия" газетасы.
35 яшьлек ир, хатынга автомобиль алып килү хезмәте күрсәтергә алына, ләкин сүзендә тормый. Ханымның банк картасыннан 270 мең сум акча ала.
Ирне полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Җинаять эше кузгату өчен тиешле тикшерүләр бара, хәзерге вакытта машина йөртүче өй арестында. Закон буенча аңа кәрәзле телефон, интернет булән куллану һәм кунаклар кабул итү тыелган.