news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бер генә теләк»: Татарстан хәрбиләре махсус операция зонасында Яңа елга ничек әзерләнә

news_top
«Бер генә теләк»: Татарстан хәрбиләре махсус операция зонасында Яңа елга ничек әзерләнә
Батальоны Татарстана: "Алга" и "Тимер" телеграм каналы фотолары

Махсус хәрби операция зонасында булган Татарстан хәрбиләре Яңа елны бәйрәм итүгә әзерлек турында сөйли. «Тынлыкта һәм тынычлыкта уздырырга өметләнбез, бу – иң мөһиме», – дип сөйләде мобилизацияләнгән татарстанлы, «Круги в полях» Телеграм каналын алып баручы Нагай.

Аның сүзләренчә, бәйрәм алдыннан хәрбиләр үзләре булган җирдә чыршы табарга тырышкан.

«Чыршы табарга тырыштык, әмма булмады, хәер, монда кыш та юк инде. Мандариннар алдык, шуңа Яңа ел әз булса да сизелә. Барыбызда да бер генә теләк: туганнар, якыннар янына тизрәк өйгә кайту», – дип язган Нагай.

Хәзерге вакытта хәрбиләр ял итә икән.

«Әлегә көнкүреш белән шөгыльләнәбез һәм Яңа елга әзерләнәбез. Хәзер эшләр бик күп түгел, шуңа күрә күбрәк ял итәргә тырышабыз. Барлык егетләр исеменнән Яңа ел белән котлыйм. Тизрәк тынычлык килсен, һәм бар кеше дә бәхетле булсын иде!» – дигән хәрби.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар