Быел Татарстан Республикасы көнендә өстәмә ял булмаячак. Бәйрәм көне – 30 август – якшәмбегә туры килә, шуңа күрә ялны дүшәмбегә күчерү каралмаган. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Татарстан Хезмәт министрлыгының җитештерү календаре нигезендә, биш көнлек эш атнасы булганда, августта 21 эш һәм 10 ял көне була.