Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бер генә ай яшәп калган өебез санаулы минутлар эчендә көлгә әйләнде”

Үз түбәләрен булдыру, өйле булу шатлыгыннан куанып йөргәндә, Балык Бистәсендә яшәүче Дәүләтшиннар йортына “кызыл әтәч” куна. Шулай итеп, дүрт кешелек гаилә, өсләрендәге бер кат киемнәреннән урамда кала.

news_top_970_100
«Бер генә ай яшәп калган өебез санаулы минутлар эчендә көлгә әйләнде”

“Прописка”га янганнан соң гына кердек”

– Өй сатып алып, бер ай чамасы гына яшәп калган идек, шундый хәл килеп чыкты. Моңа кадәр район үзәгендә бер бүлмәле фатирда яшәдек. Ике бала белән санаулы квадрат метрлар эчендә җиңел түгел, шуңа күрә өй эзләдек. Өч ел буе караштырып, сораштырып йөрдем. Һәм ниһаять, быел, 16 апрельдә йортны рәсмиләштерә башладык. Элеккеге хуҗалар, әлегә торыр урыныбыз юк дигәч, без майның 15ләреннән соң гына күчендек. Шулай итеп, безнең рәсмиләштерү дә озакка сузылды, документлар да буташып бетте. Өй янганда элеккеге хуҗалар пропискада анда иде әле. Без исә янгыннан соң гына пропискага кердек, - диде "Татар-информ" хәбәрчесенә гаилә башлыгы Илнар Дәүләтшин.

    “Өйне дүшәмбе иминиятләштерергә тиеш идек”

    Фаҗига 23 июнь көнне була. Ә бит, бер карасаң, бу көнне гаиләнең иң шатлыклы көннәренең берсе булырга тиеш. Бу көнне төшкә кадәр Илнарның хатыны Әлфия, ниһаять, кадастр документын кулына ала. Шулай итеп, ул 23 июньнән йортның рәсми хуҗасына әйләнә.

    – Хатыным “Ак Барс”та эшли. Дүшәмбе көнне өйне шунда, үзләрендә иминиятләштерермен дип уйлаган иде, - диде Илнар.



    “Янгын дигәч, очып кайттым”

    Илнар Дәүләтшин сөйләвенчә, беренче версия буенча, янгын күршеләрнең мунчасыннан чыга. Илнар күргән беренче беркетмәләрдә дә янган сәбәбе итеп мунча күрсәтелгән була. Соңрак исә, “кызыл әтәч” Дәүләтшиннарның үзләреннән чыккан дип калдыралар. Гөнаһ шомлыгына, бу көнне Әлфия ишегалдында шашлык пешергән була. Ә күршеләр исә “Без мунча якмадык” дип тәкърарлый.

    – Хатыным янгын чыкканда өйдә булган. Кечкенә кызыбызны йоклаткан, улыбыз телефонда уйнап утырган. “Күршеләр яна” дип шундук миңа шалтыратты ул. Мин эре сәүдә үзәкләренә товар ташыйм, Казанга йөреп эшлим. Ул көнне инде кайтып килә идем. Өйгә җитәргә ике чакрым юл калган иде, мин аны бер минутта уздым. Мин кайтканда веранда өлеше янмый иде әле. Өйнең түр өлешеннән башланган ялкын тиз арада түбәгә үрмәләгән. Аннан өйнең эчен ялап алган. Агач вагонка белән тышланган булгач, ул кап-кара күмер, - диде Илнар.



    “Документларны ялкын эченнән үзем алып чыктым”

    Гаилә башлыгы, янгын сүндерүчеләрнең ай-ваена карамастан, тәрәзә аша ялкын эченә кереп, бераз булган акчаны һәм документларны алып чыга.

    – Хатынның сумкасы күннән булгач, аңа зыян килмәгән. Өй документларының чатлары әзрәк көйгән. Минем паспортлар үзем белән иде. Башка документларны тиз арада ясатып алдык. Көя башлаган акчаларны да банкта алыштырдык, - диде Илнар.

    “Янган өй өчен 4 ел буе кредит түлисе бар”

    Дәүләтшиннар 46 кв.метр мәйданлы әлеге йортны “Ана капиталы” акчасына рәсмиләштерә, калган өлешен түләү өчен кредит ала. Бар байлык - шул өй. Мунча да, сарайлар да, башка хуҗалык корылмалары да юк биредә. 

    – 4 елга дип кредит алган идек. Ай саен 12 мең түлисе. “Өегез янган икән” дип банк та, хөкүмәт тә баштан сыйпамый, 4 ел буе ул бурычны түлисе бар әле”, - диде Илнар. - Яңа өйгә күчкәндә, кешечә, матур, яңа булсын дип, яңа җиһазлар алган идек. Аларның берсен дә ут эченнән алып чыгып булмады. Кер юу машинасы, суыткычны да кредитка алган идек. Ярый әле, аларын түләп бетердек. Микродулкынлы мич өчен дә соңгы ай кредитын шул янгын булыр алдыннан гына япкан идек, - диде гаилә башлыгы.



    “Күңелем Казаннан Балык Бистәсенә тартты”

    Илнар белән Әлфия 2008 елда өйләнешә. 8 яшьлек уллары, 5 яшьлек кызлары бар. Өйләнешкәч, баштагы мәлдә Казанда яшиләр. Соңрак Балык Бистәсенә күченеп кайталар.

    – Әниләр дә, барлык туганнар да Казанда яшәгәч, башта мин дә шунда төпләнеп каласы идем. Әмма күңелем иркенлеккә, тынычлыкка, табигатькә тартты, - ди Илнар.

    “Әлегә хатынның әнисенә сыендык”

    Илнар янган өй тирәсеннән биш “КамАЗ” чүп-чар түккән. Өйнең стеналары силикат кирпечән өелгән булгач, алар исән, бары тик корым гына утырган. Дәүләтшиннар бүген шул өй тирәсендә кайнаша.

    – Туганнан-туган сеңлем безнең белән булган хәлне социаль челтәрләргә таратты. Мәрхәмәтле кешеләр юк түгел икән, аз-маз булса да акчалата ярдәм кулы сузучылар бар. Районнан әлегә ярдәм булмады. Бер кочак документ җыясы. Ярдәм итү өчен башкарма комитетның резерв фонды юк. Бар өмет – алар имзалаган документлар аша Казан ярдәме. Әлегә хатынның әниләренә сыендык. Әмма анда да мәйдан кечкенә. Балалар белән читен. Кышка кергәнче, өйнең стеналарын күтәреп, түбә астына кертәсе килә, - ди Илнар.

    Илнар Дәүләтшин район халкына да рәхмәтен җиткерде. Бер кат кием белән урамда калган гаиләгә кием белән дә, ризыклата да, акчалата да ярдәм китерүчеләр бар.



      Ил төкерсә, күл була

        Гаилә башлыгы Илнар Дәүләтшин авырулары белән табибларда учетта тора. Баштарак үпкә туберкулезыннан интеккән, соңрак бәвел юлында авырулар килеп чыккан. Узган елның сентябреннән мартка кадәр хастаханәдә яткан ул. Операция кичергән. Әле һаман биш елдан биш елга хастаханәдә ятып чыгарга кирәк икән.
          Ничек кенә булмасын, мин авыру дип ташлама сорап, “өем янды” дип мескенләнеп яшәүче түгел Илнар Дәүләтшин. Әлеге нигезне, өйне сатып алуына да үкенми. Үкенеп ни файда?! Ә хәзер шуны тиз арада түбә астына кертеп, гаиләсенә уңайлы мохит тудырасы килә аның. Әмма алда әйткәнемчә, бар нәрсә акчага барып тоташа. Йорт иминиятләштерелмәгән, шуңа күрә иминият акчасы турында уйларга да юк. Башкарма комитеттан ярдәм буламы-юкмы, монысы да суга сәнәк белән язылган. Шуңа өстәп, янган йортны сатып алу өчен алган кредитны да ай саен түләп барырга кирәк. Гаиләне дә ашатасы, киендерәсе бар. Әле бер ай да яшәп кала алмаган өйнең күмерле калдыкларын чистартып, яңа йорт салу өчен ай-һай күп кирәк. Бәлки “Интертат” сайтын укучылар арасында да әлеге гаиләгә ярдәм итүчеләр табылыр. Ил төкерсә, күл була ди халык. Дәүләтшиннарга 100 сум акча да зур ярдәм!

          Илнар Дәүләтшин - җырчы Эльвира Хамматованың классташы. Дусты гаиләсенә килгән бәла-каза турында Эльвира үзенең "Инстаграм"ындагы битенә дә язып чыкты. Җырчының үзенә дә: "Хәйрия концертлары оештырып, классташыгызга ярдәм итмисезме?" дип сорау бирдек. Эльвира мондый төр концертлар оештыруның зур һәм авыр эш икәнен, үзенең генә көче җитмәвен әйтте. Әмма ничек кенә булмасын, Эльвира Хамматованың тугры тамашачылары әлеге  гаиләгә аз булса да ярдәм итәр дигән өметтә без. 

          Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен "Сбербанк" картасы номеры: 4276 6200 1202 2459. Карта 89003240195 номерына беркетелгән (Гульфира Залялутдинова исемендә)









            Комментарийлар (0)
            Калган символлар:
            news_right_column_1_240_400
            news_right_column_2_240_400
            news_right_column_3_240_400
            news_bot_970_100