Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ир белән хатынны, балдызны һәм нәни баланы атып үтергәннәр, тагын бер сабый яраланган

news_top_970_100
Ир белән хатынны, балдызны һәм нәни баланы атып үтергәннәр, тагын бер сабый яраланган
https://rostov.sledcom.ru/

Ростов өлкәсенең Новошахтинск шәһәрендә бер гаиләдә биш кешегә атканнар, бер бала исән калган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Ростов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Атып үтерелгән кешеләрнең мәетләрен бер фатирда тапканнар. Өч олы кеше һәм бер бала урында ук үлә. Тагын бер бала яралана, аны хастаханәгә озатканнар. 

Җинаять эшен тикшерү бара. Әлеге җинаятьтә шикләнеп 16 июльдә биредә яшәүче 36 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар, диелә хәбәрдә.

«Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, җинаятьчене эзләгән вакытта биредә яшәүчеләр урамга чыгарга куркып йөргән.

Фаҗига 15 июль кичендә күп фатирлы иске йортта була, биредә кайсыбер тәрәзәләр ватык, касыларын кадаклап куйганнар. Ир белән хатын, аларның нәни улы, хатынның сеңлесе – мәрхүм ир-атның балдызы урында ук һәлак була, нәни кызлары яаралан, хәзер аның гомерен саклап калу өчен табиблар тырыша.

Бер версия буенча, 36 яшьлек ир-ат күптән түгел генә төрмәдән кайткан һәм һәлак булган гаилә белән аралашкан. Бу ир-ат мәрхүмә хатынның сеңлесе белән очрашып йөргән дип тә сөйлиләр. Башка версия буенча, җинаятьтә шикләнелүче ир-ат хуҗабикә хатынның үзе белән очрашкан, шуңа җәнҗал чыккан, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100