Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер фатирда ике бала, аларның анасының мәете табылган, әтиләре рәсми версия белән килешми

news_top_970_100
Бер фатирда ике бала, аларның анасының мәете табылган, әтиләре рәсми версия белән килешми
https://pixabay.com/

18 ноябрьдә Петербургтагы фатирда 39 яшьлек хатын, аның алты яшьлек улы, ике яшьлек кызының мәете табылган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Мәетләрдә көч кулланып үтерү билгеләре табылмаган. Якынча версия буенча, алар ис газы белән агуланган булуы ихтимал. Экспертизалар билгеләнгән.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, мәрхүмә хатын Евгения исемле. Тикшерүчеләрнең рәсми версиясе белән мәрхүмәнең ире Игорь килешми.

«Алар гомеопатия аркасында үлүе, аны мәрхүмәнең апасы тәкъдим иткән булуы ихтимал. Бу ис газы белән агулану түгел», – дигән Игорь РЕН ТВ хәбәрчесенә.

Өстәвенә, Игорь сүзләренчә, ул элеккеге хатынының соңгы ярты елда нишләп йөргәнен белми, алар җәйдән бирле аралашмаган.

«Петербурггаз» матбугат сәркатибе Ирина Перлина сүзләренчә, фатирда газны 2019 ук сүндергәннәр, бу вакытта фатирда ремонт булган. Шуннан бирле газ тоташтыру турында гариза бирүче булмаган.

«Йортка газ кертелгән, ләкин безнең белешмә буенча, әлеге фатирда без газ бирүне туктаттык, бу вакытта косметик ремонт ясыйлар иде. Газны кабат бирүне тоташтырмадык. 2019 елда бирле газ тоташыру турында гариза бирүче булмады. Хәзер урында тикшерүчеләр белән бергә безнең хезмәткәрләр дә эшли», – дигән Перлина.

Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100