Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер эшмәкәр үзеннән 20 миллион таләп итүчеләрне аткан һәм таптаткан

Бер эшмәкәр үзеннән 20 миллион таләп итүчеләрне аткан һәм таптаткан

news_top_970_100
Бер эшмәкәр үзеннән 20 миллион таләп итүчеләрне аткан һәм таптаткан

19 гыйнварда Мәскәүдә 30 яшьлек эшмәкәрне дүрт җинаятьче урлап киткән. Алар эшмәкәрдән 20 миллион сум акча таләп итеп маташкан. Бу вакыйга турында «Вести» каналы хәбәр итте.

Эшмәкәр үзенең Porshe Cayenne машинасында утырганда, аңа һөҗүм итәләр. Шул машина белән Мәскәүдән читкә алып чыгалар. Бераз сөйләшеп алалар. Шуннан соң алар барысы да эшмәкәрнең өенә китә.

Өйгә кайтып җиткәч, эшмәкәр ир-ат һөҗүм итүчеләрдән ычкына. Ул җир астындагы гаражына кереп кача. Броня куелган Mercedes Gelandewagen машинасына утыра һәм үзен урлаучы кешеләрне таптый. Аннары травматик коралдан ата.  Җинаятьчеләрнең берсенең аягы имгәнгән. Хәзер ул хастаханәдә сак астында дәвалана.

Ике җинаятьче качып котылган. Алар эшмәкәрнең Porshe Cayenne машинасына утырып киткән. Хәзер җинаятьчеләрне полиция эзли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100