
«Татарча хәдисләр» телеграм-каналында өстәмә савап алу турында аңлатканнар.
Бер ел ураза тоткан кебек савапны кулдан ычкындырма!
عَنْ أَبِي أَيُّوبَ الْأَنْصَارِيِّ رضي الله عنه أَنَّ رَسُولَ اللهِ صلى الله عليه وسلم قَالَ: «مَنْ صَامَ رَمَضَانَ، ثُمَّ أَتْبَعَهُ سِتًّا مِنْ شَوَّالٍ، كَانَ كَصِيَامِ الدَّهْرِ».
«Кем Рамазан аенда ураза тотып, соңыннан аңа 6 көн шәүвәл аенда тотылган уразаны ияртсә, 1 ел ураза тоткан кебек булыр». Сахих Мөслим, 1164.
Бу 6 көн уразаны бертоташ та, көн аралаш та тотарга мөмкин. Әмма без бу уразаны тизрәк тотып чыгарга киңәш итәбез, чөнки, татар мәкалендә шулай дип әйтелә: «Калган эшкә кар ява». Әле рамазанга ияләшкәнгә, кыен булмас, диелә.