«Бер ел синсез, гафу ит, әни!» - Әнвәр Нургалиев әнисен искә алды
Җырчы Әнвәр Нургалиев әнисен искә алды. Ул Инстаграм битенә әнисенең фотолары белән матур видео урнаштырган.
«Әнием…
Әнисез беренче язым. Бер ел синсез, әни… Күп нәрсәләр язырмын дигән идем, чөнки бик күп әйтелмәгән сүзләр калды. Тик кайсыннан башларга да белмим.
Гафу ит мине, әни, ялгышларым, хаталарым өчен, сирәгрәк кайтканым өчен, көттергәнем өчен, кайвакыт шалтыратырга онытканым өчен…
Әнием, бәгърем, биш минутка гына булса да сине кайтарып булса, бар дөньямны бирер идем. Күзеңә карап бар сүзләремне әйтер идем, кочагыңа кереп серләремне сөйләр идем…» — дип язган ул.