Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер ел элек югалган малай мәетен туган апасының сараенда флягада тапканнар

28 яшьлек хатын 9 яшьлек энесен буып үтереп, мәетен сарайда яшергән, дип шикләнәләр.

news_top_970_100
Бер ел элек югалган малай мәетен туган апасының сараенда флягада тапканнар

Краснодар өлкәсенең Мостовский районындагы Баговская станицасында 2019 елның 10 маенда 9 яшьлек малай югала. Авыл халкы баланы соңгы тапкыр азык-төлек кибетендә күрә, аны камералар да төшереп ала. Баланы бөтен авыл кешесе эзли, волонтерлар, коткаручылар кушыла. Аның мәетен быел туган апасының сараенда тапканнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Малайны тапканнар дигән сүзне ишеткәч, исән икән дип сөенеп куйдым. Аннары „баланың мәетеннән берни дә калмаган инде“, дигәч, йөрәгем кысылды», — дип сөйли күрше хатын. Ул төнлә урамдагы тавышларны ишетеп уянган. Аның сүзләренчә, станицага хокук саклаучылар килгән, биредә махсус машиналар да күп булган. 

«Мин прожекторлар утын күрдем. Аны бер хатын яши торган йортка юнәлттеләр. Югалган баланың туганы ул. Башта ни булганын да аңламадым, аннары баланы аның ишегалдында тапканнарын әйттеләр», — дигән Ирина исемле хатын. 

Якынча белешмә буенча, баланы 28 яшьлек туганы үтергән. «Гаепләнүче хатын үзе сөйләгәнчә, 2019 елның 10 май иртәсендә бала аның өенә килә. Малай өйдә кычкыртып музыка тыңлый. Ул апасының балаларын уятырга мөмкин була», — дип сөйләгәннәр Краснодар өлкәсе буенча Тикшерү идарәсендә.

Апасы малайга кисәтү ясый, алар талаша башлый. Шуннан соң хатын баланы үтерә.

 «Ул баланы буып үтергән диләр. Аннары ваннага алып кереп салган. Берничә сәгатьтән мәетне кисәкләргә бүлгән. Мәет кисәкләрен иске флягага тутырган», — дип сөйли Ирина.

Апасы баланың телефонын һәм музыка колонкасын башка пакетка салып куйган. 

Хатын флягадагы мәет өстенә хлор сибеп, өстенә ком тутырган, аннары ел дәвамында килеп хлор өстәп йөргән, дигән хәбәр дә бар. Флягага бер ел буена сарайда тора. Ә үтерүче баланың анасы янында йөри, аны тынычландыра, күрәзәчеләргә алып бара. Ялган детекторы да бу хатын чиста дип күрсәтә. Хатынны төнлә белән сорау алырга алып киткәннәр, ул барысын да үзе сөйләп биргән, дип сөйләгән Ирина.

Бу көннәрдә өлкәдә һава торышы эссе була, 40 градус тора. Хатынның өе янында бик сасы ис килә башлый. Шуңа күрә күршеләре хокук саклаучылар чакыра. Бары шушы очрак аркасында гына сарайдагы фляга, аның эчендә бала мәете табыла.

«КП»-Кубань» хәбәр иткәнчә, бу фляганы судмедэкспертизага җибәргәннәр, малайның анасыннан биоматериал алганнар, мәрхүмнең мәетенең шәхесен ДНК аша расларга кирәк булачак. Үтерүдә гаепләнүче хатын кулга алынган. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, диелә бу хәбәрдә.

Россия Тикшерү комитетының Краснодар өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җинаятьтә шикләнелүче хатын белән кадрларны күрсәтте.

Туган апасы энесен ничек итеп үтергәнен, аннары ваннага алып кереп салганын сөйли. Ул сарайда мәет салынган фляганы, баланың телефоны һәм колонкалары салынган пакетны күрсәтә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100