Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бер ел элек мине көчләделәр»: үз-үзенә кул салырга теләгән кешеләр хатирәләре

Россия үз-үзенә кул салучылар саны буенча 10 лидер ил арасына керә. Үз-үзләренә кул салу омтылышы ясаган кешеләр «Афиша Daily» сайтына бу адымга нәрсә этәрүе һәм аннан соң үз тормышларын ничек төзүләре турында сөйләгән.

news_top_970_100
«Бер ел элек мине көчләделәр»: үз-үзенә кул салырга теләгән кешеләр хатирәләре
Фото: «Татар-информ» архивы

«Үз-үземә кул салудан «тагын барып чыкмаячак» дигән уй туктата»

Дарья, 24 яшь

Суицид турында беренче уйларым 15 яшемдә барлыкка килде. Моңа кадәр 1 ел элек мине көчләделәр. Җинаятьчеләр бу процессны фотога төшереп, «Двач»ка урнаштырган иде.

Гаиләм мине яклап берни дә эшләмәде: без булган хәл турында сөйләшмәдек, мин барысы өчен дә үземне гаепләдем, полициягә дә гариза язмадык. Якыннарым мондый хәлдә үзләрен ничек тотарга икәнен белми иде, шуңа күрә бу темадан читләштеләр генә. Мин алардан бернәрсә дә сорамадым, чөнки без беркайчан да шәхси темаларга сөйләшмәдек. Бу хәлләр турында мин үзем очрашып йөргән егетләргә генә сөйләдем, минем хикәямне ишеткәч, алар хәтта еладылар.

Беренче тапкыр үз-үземә кул салу теләге 11нче сыйныфта укыганда туды. Ул вакытта миндә көчле депрессия булды, БДИлар якынлашу сәбәпле бик борчылдым. Имтиханнарга әзерләнмәдем диярлек, чөнки нидер эшләргә көчем юк иде: мин хәтта юынмадым да, коточкыч апатиядә идем. Бу омтылышым берни белән дә тәмамланмады, <... >ның срогы чыккан булган, күрәсең.

Югары уку йортына имтиханнарны яхшы тапшырдым, әмма психик сәламәтлегем һаман да яхшы түгел иде. Борчылу һәм депрессия аркасында яшәү теләгем юк иде. Мин беркем белән дә аралашмадым, рәсем ясау теләгем генә бетмәде.

Икенче тапкыр үз-үземә кул салу омтылышы 20 яшемдә булды. Ул вакытта мине егетем табып, коткарды. Ул мине ваннадан тартып чыгарып, «ашыгыч ярдәм» чакыртты.

Машинада ул минем белән барды, ләкин реанимациягә озатканда, мине ташлавы турында әйтте.

Реанимациядән соң мин психоневрология диспансерына эләктем, әмма анда 6 көнгә генә калдым. Һәркемгә хәлем яхшы булуын күрсәтергә тырыштым: хезмәткәрләр белән аралашканда елмаеп сөйләштем, әнием һәм абыем алып килгән ризыкларны әбиләр белән бүлештем, башка пациентларның рәсемнәрен ясадым. Шуңа күрә мине тиз чыгардылар.

Өченче омтылышым 2022 елның февралендә булды. Ул вакытта мине ирем коткарды, минем аңсыз хәлемне күреп, «ашыгыч ярдәм» чакырды. Шулай итеп, мин Петербург клиникаларының берсенә эләктем. Ә анда барысы да коточкыч иде. Мин, бәйләнгән килеш, бөҗәкләр йөргән пычрак матраста яттым. Безнең хәтта теш щеткаларыбыз да юк иде, юынырга ярамый иде. Бу хастаханәгә гадәттә бомжлар, наркотик яки спиртлы эчемлекләр белән агуланган кешеләр китерелә иде.

Мине аннан чыгармаячаклар һәм психиатрия хастаханәсенә җибәрәчәкләр дип бик курыктым. Табибларга моны очраклы рәвештә эшләгәнемне һәм табибка барачагымны әйттем, өйдә мине ирем һәм мәчеләр көтә, дип еладым. Мине чыгардылар.

Хәзер, ел ярымнан соң, үз-үземә карата нәфрәт, борчылу хисләре әле дә саклана, әмма элеккеге кебек үк көчле түгел. Мин гадәти тормыш алып бара алам: мин татуировкалар ясыйм, үз студиямне ачтым. Минем мәчеләрем һәм миңа ярдәм итеп торучы ирем бар.

«Әни өйгә кайтты, һәм мин куркып калдым»

Анастасия, 24 яшь

Беренче суицид уйларым 11 яшемдә барлыкка килде. Башта әти-әнием аерылышты, ә ярты елдан соң бабаем үлде. Минемчә, мине бары ул гына ярата иде. Һәм шул елларда мәктәптә дә мине бик нык кимсетә башладылар. Болар аркасында мин депрессиягә бирелдем. Өстәвенә, әнием дә агрессив һәм миңа кул күтәрә иде. Минем һәр хәрәкәтем аның ачуын чыгара иде. Шул яшьтә миндә үз-үземә кул салу теләге туа башлады.

Авырлыкларым һәм уйларым турында мин сыйныфташларым һәм виртуаль дусларыма гына сөйләдем. Үз проблемаларым белән уртаклаша алырлык дусларым күп түгел иде, чөнки, мине беркем дә яратмый, дип уйладым. Мин һәрвакыт тавышлы, эмоциональ бала булдым, башкалардан аерылып тордым: 12 яшемнән чәчләремне буядым, авыр музыка тыңладым, миңа «фрик»ка караган кебек карый иделәр. Әнием, минем үзгәрүемне күреп, мине көчләп психологка җибәрде, ләкин мин беркемгә дә ышанмадым, шуңа күрә бу – файдасыз иде. Мин капюшонымны салмыйча, бертуктаусыз музыка тыңладым.

Беренче суицид омтылышым 13 яшемдә булды. Әти-әниемнең аерылышуын бик авыр кичердем, бабаемның үлемен гомумән кабул итә алмадым, мәктәптәге кимсетүләргә дә каршы торырлык хәлем юк иде. Тагын бер шундый көннән соң мин өйгә кайттым һәм <...> дип уйладым. Мин ваннаны тутырдым, нәкъ вакыты дип уйладым, ләкин әни эштән иртәрәк кайтты, һәм мин курыктым. Аңа бернәрсә дә әйтмәдем, буллинг турында белер, дип курыктым.

Хәзер миңа 24 яшь: мин үземне күпкә яхшырак хис итәм, даими рәвештә психик һәм физик сәламәтлегем өстендә эшлим, психиатрлар һәм терапевтлар белән аралаштым, әмма үлем турында уйларым беркая да китмәде. Алар мине гел сагалап тора, аеруча – авыр мизгелләрдә.

18 яшемдә мин очраклы рәвештә антидепрессантлар белән агуландым, ул вакытта йөрәгем аздан гына туктамый калды, ә 23 яшемдә селфхарм вакытында мин бик тирән җәрәхәт алдым, ул минем белән мәңгегә калачак.

Бер яктан, мин тормышым җайланачак, барысы да яхшы булачак, дип ышанам. Ләкин икенче яктан ышанычым елдан-ел кими бара, чөнки яшем бара, ә минем әле һаман гаиләм дә юк, һәм күңел төшенкелегендә мин...

«Әгәр үләм икән, беркем дә мине мыскыл итмәячәк, дип уйладым»

Анастасия, 19 яшь

Барысы да мин 8нче сыйныфта укыганда, ягъни 13-14 яшемдә башланды. Ул елны мин сәнгать мәктәбен тәмамладым һәм параллель рәвештә төрле курсларда укыдым, сызым ясау, синхрон йөзү белән шөгыльләндем, немец телен өйрәндем. Буш вакыт булмау, өйдәге проблемалар һәм беренче уңышсыз мәхәббәт – болар барысы да минем психологик халәтемә тәэсир итте.

Шул вакытта миндә үз-үземә кул салу турында беренче уйлар барлыкка килде. Гаиләдә минем хәлемә керергә теләмәделәр. Әти-әниемнең миңа карата таләпләре бик зур иде. Мин алар өчен шәхес түгел, ә үз максатларына ирешү һәм үз теләкләрен тормышка ашыру өчен корал идем – хәтта фортепианода да үзем теләгәнгә түгел, ә әнием хыялланганга гына шөгыльләндем. Әгәр дә музыкаль конкурста яки спорт ярышларында кемдер миннән уңышлырак чыгыш ясаса, мине, һичшиксез, җитәрлек тырышмавымда һәм аз көч куюда гаепли иделәр.

Әти-әниемнән ярдәм булмау аркасында мин барысыннан да ераклаша һәм, тирә-юньдәгеләрдә шундый ук тискәре реакция тудырудан куркып, үз-үземә тагын да ныграк бикләнә башладым. Минем дусларым юк иде диярлек, ә вакыт узу белән, сирәк танышларым белән дә аралашмый башладым. Үземне башкалар кебек аралаша алмауда гаепләдем. Шулай итеп, үз-үземә нәфрәт уяткан һәм үз-үземә кул салу теләге тудырган тагын бер сәбәп барлыкка килде.

9нчы сыйныфны мин «бишле»гә генә тәмамладым: колледжга керергә җыендым, әмма керү сынауларында җитәрлек балл җыя алмадым. Үземне чокырга төшкән кебек хис иттем. Бердәнбер таянычым – әти-әнием миннән тагын йөз чөерде. Аларның өметләрен аклый алмадым. Мин авыр депрессиягә бирелдем. Мин юкка чыгарга, үземне барлык кешеләрнең тормышыннан сызып ташларга теләдем, чөнки мин җитәрлек дәрәҗәдә яхшы түгел идем.

Шулай да мин колледжга укырга кердем, чөнки анда минем яхшы танышларым бар иде. Ләкин бик еш кына үземне көчсез хис итүемне дәвам иттем.

Үлем турында уйлар тормышның бер өлешенә әйләнде. Мин бу турыда бүтән кешеләр белән дә сөйләштем, ләкин гадәттә шаяру формасында. Миннән: «Үләргә телисеңме?» – дип сорасалар, мин һәрвакыт көлеп: «Ә сез теләмисез мени?» – дип әйтә идем. Әгәр үлсәм, мине бүтән беркем дә мыскыл итмәячәк, иртән торгач шешенгән йөземә карарга кирәк булмаячак, дип уйлый идем. Ләкин мин бу турыда җитди сөйләшә алмадым, чөнки курка идем.

Колледжны тәмамлар вакыт җиткәндә, мин тагын төшенкелеккә бирелдем. Барысы да чыгарылыштан соң яхшырыр, дип өметләнергә теләдем, ләкин өметләр кабат акланмады. Үземне файдасыз кеше итеп хис иттем. Эшем канәгатьлек хисе бирмәде. Киләчәгемә карарга курыктым: алда бернинди дә максатлар күрмәдем.

Аеруча авыр булган эш көненнән соң, мин өйдә берничә сәгать елап, үз-үземә кул салырга булдым. Үземә 2 атналык срок куйдым, һәм бу миңа тынычлык бирде, чөнки мин тиздән газапларымнан котылачагымны белә идем. Бары, башлаган китабымны укып бетерә алмам, дип кенә борчылдым. Мин һәрвакыт әти-әниемә авыр йөк булдым, минем кебек уңышсыз кызлары булганчы, гомумән кызлары булмавы яхшырак, дип уйладым. Колледжны яхшы билгегә бетереп, яхшы эштә эшләсәм дә, үземне барыбер мескен кеше итеп хис иттем.

Үз-үземә кул салырга ниятләгән кичне бик яхшы хәтерлим. Бу якшәмбе иде – яңа атнаны башламас өчен. Йоклар алдыннан душка кердем, чиста пижама кидем һәм чәчләремне киптердем, аннары <...> алдым. Шуннан соң 2 якын дустыма бергә үткәргән вакытлар өчен рәхмәт әйтеп хәбәр яздым. Җавап хәбәрләре тиз килде, ләкин, кәефемне бозмас өчен, мин аларны укымадым, Барлык җыелган акчамны һәм кредит карталарымны конвертка салып, әти-әнием өчен өстәлгә куйдым.

Кичнең калган өлешендә елый-елый күзләрем томанланды. Мин бернәрсә дә хәтерләмим диярлек: ничектер «Тик-Ток»ка кердем, һәм очраклы рәвештә бер видео күреп алдым. Анда бер актер ниндидер фильмны тавышландыра иде. Шул вакыт миндә серотонин шартлавы булган кебек булды. Бер минут элек кенә үземнең мескенлегемнән еласам, ә хәзер шатлыктан буыла башладым. Бәлки, бу – ниндидер саклану механизмы булгандыр һәм мине үз-үземә кул салудан коткарып калгандыр. Мин алга таба да яши алачагымны, хәтта барысы да яхшы була алачагын аңладым.

Шул кичтән берничә ай вакыт үтте: ниһаять, мин югары уку йортында укый башладым, коллективка кушылырга һәм элекке дусларым белән мөнәсәбәтләрне сакларга тырышам, эшләвемне дәвам итәм. Авыр ситуацияләрдә мин әле дә үз-үземә кул салу ысулы турында уйлыйм: бу – минем өчен элеккеге тынычландыручы гадәт, ләкин, эчке яктан, мин дөньяга карашым белән бәйле барлык авырлыкларны җиңә алачагыма өметләнәм.

Таләпләр һәм мәҗбүри идеаллар үз-үзеңә кул салуга китерә аламы?

Бүгенге җәмгыять бездән мәҗбүри уңыш таләп итә – шушы яшьтә без гаилә корырга, дәрәҗәле эштә эшләргә, акчалы, статуслы булырга тиешбез. Билгеле, һәркем дә, төрле сәбәпләр аркасында, моңа ирешә алмый, һәм бу – нормаль. Ләкин кемдер моның өчен үз-үзен шелтәли башлый, хәтта үз-үзенә кул салу турында уйлый.

Мисал өчен тышкы кыяфәткә бәйле мәҗбүри стереотиплар психик тайпылышларга, шул исәптән суицид омтылышы белән бәйле депрессиягә китерергә мөмкин. Әгәр дә кеше үзен ким дип хис итә икән, үз-үзенә карата бәяне арттыру өстендә эшләргә киңәш ителә.

Онытмагыз, безнең һәр сыйфатыбыз болай гына бирелмәгән. Ул файдалы функция башкара.

Кешенең зәгыйфь яклары – ул тормышка ашмаган мөмкинлекләре.

Исемлек төзегез һәм андагы һәр сыйфатның бик тә әһәмиятле роль уйнавын күз алдыгызга китерегез. Аның ни өчен әһәмиятле булуы турында уйлагыз. Чынлыкта бу сыйфатның сезнең өчен өстенлек булуын күрәчәксез. Мәсәлән: агрессия – үзеңне яклау һәм максатларга ирешү ысулы, ә курку – башкаларның ихтыяҗларына игътибарлы булу сәләте.

«Афиша Daily»дан тәрҗемә. Авторы: Степан Бальмонд

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100