news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер ел эчендә Татарстанда Covid-19 белән авыручылар саны 4 тапкырга диярлек кимегән

news_top

В Татарстанда ОРВИ һәм грипп белән авыру очраклары арту теркәлә. Россия Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек (Роспотребнадзор) федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, 2025 елның 24-30 ноябре аралыгында 13,7 мең очрак теркәлгән – бу узган атнага караганда 36,9 процентка күбрәк. Шул ук вакытта күрсәткеч эпидемик чиктән 15,7 процентка түбәнрәк кала. Иң зур үсеш 7-14 яшьлек мәктәп укучылары арасында күзәтелә. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Шул ук вакытта атна эчендә Covid-19 белән авыруның 223 очрагы теркәлгән, бу – узган елның шул чоры белән чагыштырганда 3,8 тапкырга азрак.

Республикада вакцинация кампаниясе дәвам итә: 2 миллионнан артык кеше прививка алган, бу – Татарстан халкының 51,7 проценты, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар