Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бер ел чамасы йөрде, ә мин кабул итмәдем»: тагын бер актерлар гаиләсе барлыкка килде

news_top_970_100
«Бер ел чамасы йөрде, ә мин кабул итмәдем»: тагын бер актерлар гаиләсе барлыкка килде
социаль челтәрләр

Театр һәм кино актерлары Энҗе Сәйфетдинова һәм Фәрхәт Мөхәммәтҗанов өйләнешкән. Яшьләр никах туе уздырганнар. Әлеге яңалыкны Энҗе белән Фәрхәт социаль челтәрдәге сәхифәләре аша хәбәр итте. «Очраштык та киттек дөнья буйлап», – дип яза алар, тантанадан фото-видеолар куеп.

Энҗе бүгенге көндә Әлмәт театрында актриса булып эшли. Фәрхәт белем алуын дәвам итә. Талантлы актерлар татар фильмнарында да еш төшәләр. Яшьләрнең якыннан танышып, кавышып китүенә дә кино сәбәпче булган. Энҗе «Матбугат.ру» порталына үзләренең танышу тарихлары турында болай дип сөйләгән:

– Без Фәрхәт белән беренче тапкыр «ТНВ» төшергән «Бер-бер хәл» сериалында күрештек. Мин анда төшеп киткәннән соң, ул миңа социаль челтәр аша: «Матур уйныйсыз», – дип язды. Башта «сез» дип кенә сөйләштек. Аннары ул минем арттан 1 ел чамасы йөрде, ә мин кабул итмәдем. Спектакльләремә килде, язды, бүләкләр бирде. Ә мин һаман юк та юк. Йөрисе килми иде беркем белән дә. Икенче җәйне «ТНВ»ның «Алмаш» сериалында күрештек. Анда парны уйнадык. Фильм Питрәч районында төшерелде, артистлар бер кунакханәдә яшәдек. Шунда мин Фәрхетнең нинди кеше булуын күрдем. Өрмәгән җиргә утыртмады, ашыйсы килсә алып килә, кызу булса башымны каплый – шундый кечкенә генә гамәлләрдән дә кешенең нинди икәнен күрәсең. Шуннан якыннанрак аралаша башладык, – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100