Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер егет сөйгән кызына кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнан соң үлгән

Бер егет сөйгән кызына кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнан соң үлгән

news_top_970_100
Бер егет сөйгән кызына кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнан соң үлгән
Америкада яшәүче кыз белән егет Танзаниядә ял иткән. Егет гадәти булмаган ысул белән сөйгәненә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Кыз аңа "әйе" дип җавап бирергә теләгән, ләкин егет моны ишетмәгән инде, ул һәлак булган. Бу турыда Sky News басмасына сылтама белән "Московский комсомолец" хәбәр итте. 

Егет белән кыз агач йортны арендага алып яши. Бүлмәләрнең берсе су астында була. Стивен Вебер исемле егет тышкы яктан тәрәзә янына су астыннан йөзеп килә. Эчке якта аның булачак хатыны Кенешея Антуан була. Егет кулында кәгазь бите һәм балдак тоткан. Кәгазьдә кияүгә чыгарга тәкъдим язылган. 

Кыз бу күренешне видеога төшереп алган һәм соңыннан социаль челтәрләргә куйган. 



Ләкин кыз бәхет турында язмый. Аның сүзләренчә, бу вакыйга язмыштагы иң куркыныч борылыш була, ул мондый хәл турында күз алдына да китерә алмый. 
 
Кияү егет тәкъдим ясаган һәм судан йөзеп чыга алмаган, ул кызның "әйе" дип җавап биргәнен дә ишетмәгән инде. Егет ни сәбәпле үлүе хәбәр ителми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100