Бер егет Казан кибетендә тавык урлаган һәм хуҗаны кыйнап качкан
Тавык түшкәсе урлап чыккан егетне урамда машина көтеп торган.
4 октябрьдә кич белән Казанның Гагарин урамындагы кибеттә бер егет тавык түшкәсе урлаган. Аны кибет директоры — хатын-кыз тоткарламакчы булган. Карак аны кыйнаган һәм качып киткән. Бу турыда «Татарстан24» телеканалы хәбәр итте.
Баш мие селкенгән, тәне күгәргән хатын-кызны хастаханәгә озатканнар.
Яшь ир-ат башта як-ягына каранып кибетне күзәтеп йөргән. Шуннан соң, туңдырылган тавык түшкәсен курткасы эченә яшергән һәм чыгып киткән. Кибет директоры һәм аның ире каракны урамда куып җитеп, тоткарламакчы булган. Тик карак каршы сугыша башлаган. Директорга суккан һәм үзен көтеп торган машинага утырып китеп барган.
Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре каракны эзли, диелгән әлеге хәбәрдә.