Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер егет 14 яшьлек баланы көчләгәч, урам буйлап ыштансыз йөгереп йөргән - видео

24 яшьлек егет җинаять урынында курткасын, джинс чалбарын, эчке киемнәрен, аяк киемен, бер оекбашын калдырган.

news_top_970_100
Бер егет 14 яшьлек баланы көчләгәч, урам буйлап ыштансыз йөгереп йөргән - видео

Мәскәүдә күпкатлы йорт подъездында бер егет 14 яшьлек кызны көчләгән. Егет наркотиклардан исерек булган. Баланы көчләгәч, ул күрше йорт ишегалдында качмакчы булган. Җинаятьтә шикләнелүче бу кеше урам буйлап ыштансыз һәм яланаяк килеш йөгереп йөргән. Бу хәлне күзәтү камерасы төшереп торган. Әлеге видеоны «Вести» каналы күрсәтте.

Вакыйга 16 февральдә Народное Ополчение урамында була. Мәскәүдә яшәүче 24 яшьлек егет 14 яшьлек кыз артыннан бара. Кыз үзе яши торган йорт подъездына керә, җинаятьче дә аның артыннан калмый. Егет баланы лифтта тугызынчы катка менәргә мәҗбүр итә. Кызга берничә тапкыр суга һәм көчли.

Җинаятьче баладан телефонын да таләп иткән. Ләкин бу йортта яшәүче кемдер килеп чыккан һәм җинаятьче тиз арада качып киткән. Ул җинаять урынында курткасын, джинс чалбарын, эчке киемнәрен, аяк киемен, бер оекбашын да калдырган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Егет шулай ярымшәрә килеш күрше йортка таба йөгергән. Берничә минуттан аны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Видео кадрларыннан күренгәнчә, җинаятьче ычкынмакчы була, тик аны тотып калалар.

МК сайты мәгълүматы буенча, җинаятьчене тоткарлаганнар. Аны 8 дән 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100