«Бер дә табибка алып бармаганнар»: медицинага каршы булган гаиләдә 6 яшьлек бала үлгән

Питерда традицион медицинаны кабул итмәүчеләр гаиләсендә 6 яшьлек бала үлгән. Аны бер тапкыр да табибларга алып бармаганнар. Малайны әти-әнисе бөтнек, кычыткан, әнис һәм кориандр төнәтмәсе ярдәмендә дәваларга тырышкан, дип яза «База» телеграм-каналы.
6 яшьлек Яромирның беренче өянәге 1 ай элек булган. 13 гыйнварда, малай әти-әнисе белән электричкада барганда, кинәт аның күкрәк тирәсе бик нык авырта башлаган, һәм ул аңын югалткан. 2 көннән бу хәл кабатланган. Балага ярдәм итү өчен, ата-анасы тәрәзәне ачып куйган, кулларына массаж ясаганнар һәм үләннәрдән төнәтмә эчерткәннәр
Малайның әтисе тикшерүчеләргә сөйләгәнчә, алар табибларга мөрәҗәгать итмәгән, чөнки ул медицинаны кире кага. Берничә ел элек табиблар аның әнисен онкологиядән коткара алмаган, һәм ул табибларга тулысынча ышанмый башлаган. Шуңа ата-ана баласын бер тапкыр да табибларга алып бармаган.
15 февральдә малайның шулай ук күкрәк тирәсе авырткан, күзләре йомыла башлаган. Әти-әнисе аны караватка сала. Озакламый бала тын алмый башлаган.
Шул вакытта гына әтисе «ашыгыч ярдәм» чакыртырга була, әмма табиблар баланың үлемен генә терки. Әлегә үлем сәбәбе билгесез.