Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер дә кыш булмый торган илдә кар яуган – видео

news_top_970_100
Бер дә кыш булмый торган илдә кар яуган – видео
видеодан скриншот

Согуд Гарәбстанының Әл-Баха һәм Әл-Намас районнарында кар яуган. Лайф сайты белешмәсе буенча, бу – илнең көньяк-көнбатышындагы районнар.

Юлларны кар баскан. Карга батып калган дөяләргә коткаручылар ярдәм иткән. Биредә яшәүчеләр исә кар күреп сөенә, дип язалар «Телеграм» каналларда.

Sky News Arabia телеканалы белешмәсе буенча, торак пунктларга керү-чыгу юллары бөтенләй ябылган, машиналар кар көртләрендә батып калган. Кар чистарту өчен төзелеш техникасын чыгарганнар, ләкин ул да булыша алмый, дип язалар.

Мәктәпләр исә читтән торып укытуга күчкән.

Ачык чыганаклардагы белешмә буенча, Согуд Гарәбстанында кырау төшми, кар бөтенләй яумый диярлек. Кышын биредә уртача +22 градус, уртача минималь температура +11 градус, уртача максималь температура +28 градус. 

2020 елда Кызыл диңгездән төньяк-көнбатышка таба 190 км ераклыкта Табука чүлендә кар яуган. 2018 елның ноябрендә исә Мәккә тирәсендә карлы яңгыр булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100