Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бер дә килешми!» – Булат Бәйрәмовны тәнкыйтьләгәннәр

news_top_970_100
«Бер дә килешми!» – Булат Бәйрәмовны тәнкыйтьләгәннәр
"Татар-информ" архивы

Танылган алып баручы, җырчы Булат Бәйрәмовның, игътибар итсәгез, соңгы арада кыяфәте үзгәреп китте. Моның сәбәбе – яңа прическа икән. Булат бары тик чәчен шактый үстереп йөри башлады. Ә виртуаль дуслары моны килештермәгәннәр.

«Чәчтарашханәдә эшем тәмам. Ничек сезгә мондый прическа? Ярыймы? Калдырабызмы шулай?» – дип киңәш сорап, видео урнаштырган Булат социаль челтәрдәге аккаунтында.

«Юк!», «Бер дә килешми!», «Олыгайтып җибәрә», «Бабайлар сыман. Элекке прическагызны, зинһар, кайтарыгыз», «Коточкыч!» – дигәннәр күпләр Булатка.

«Шәп, бик килешә», «Менә дигән», «Безгә син ничек тә ошыйсың, иң мөһиме, сәламәт булыгыз, матур яшәгез», – дип язучылар да булган.

Кайберәүләр исә Булатны мондый чәч белән әллә кемнәргә охшатып бетергән. «Коеп куйган Маяковский, татарча акцент белән», «Бу чәч белән сез Юрий Никулинга охшагансыз», «Мыек куйсагыз, нәкъ Чарли Чаплин», – дип, бөек шәхесләрне искә алганнар, хәтта.

Булат Бәйрәмовның хатыны җырчы Ләйсән Гыймаева исә, мәсьәләгә нокта куептыр, мөгаен: «Калдыр, кәнишне», – дип, иренә чәчен кыскартмаска киңәш иткән.

Видео: Булат Бәйрәмовның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100